Новости

Хәерзаман Идиатуллин вафатына

Мәңгелеккә сәфәр кузгалганда

Юлларыңа кара буран сарган...

Түреш урманнары өзгәләнә:

Кирәк түгел!

Кайта күрмә,Заман!

Мәңгелеккә генә кайта күрмә!

Бер әйлән дә,

Кит син,

Бераз торып...

Яшьлеккә ут яккан гаяръ егет,

Түреш урамнарын сагындырып...

Күк йөзеннән

Җиргә ыргытылган

Йолдыз сыман,

Яшен уты сыман...

Мәңгелеккә түгел,

Әле бүген

Кунак кына булып  кайт син, Заман!

 

Мөдәмил Әхмзтов.

29 декабрь 2013 ел