Мөслимдә мин үз кеше, алай-болай юл төшеп, кунакка барып чыксам: “Б... апай, син түгелме соң бу, кайчан кайттың?” - дип каршылыйлар. “Килдең” дип түгел, ә “кайттың" дип!
Бар да вуз тәмамлап, Фатыйх Мөхәммәт улы Гәрәев агай җитәкләгән юл бүлегенә баш инженер вазифасына юллануымнан башланды. Эштә үз иттеләр, фатирга керткән Галимҗан абый белән Оркыя апа үз улларыдай якын күрде, райбашкарма җитәкчесе дә хәерхаһлы кыланып, өч ай үтмәстән аерым фатирга тиендерде. Каләм тибрәтү, музыка белән мавыгу өчен дә биредә җирлек җиткелекле икән, “Авыл утлары" гәҗите каршында әдәби-музыкаль берләшмә гөрләп эшли.
СССР зыялылары ул чорда “Литературная газета”га ничек капланса, җирле халык өчен биредә “Авыл утлары" шул дәрәҗәдә газиз иде. Ник дисәң, журналистлары талантлы, кыю һәм тәвәккәл, телләренә шайтан төкергән: фикерләре терекөмештәй йөгерек, җитәкчеләрне дә һич куркып тормыйча, тетеп салалар, юмор-сатирага тәгаенләнгән дүртенче биттә дә портфельлеләрне аямыйлар һәм районның фәһемле вә зыялы җитәкчеләре (райкомның беренче сәркатибе ул чорда Рәис Хисамович Хәбибуллин иде) үзләренә дә туры һәм кыек атып тигән укларга, ни хикмәттер түзәләр. Нәтиҗәдә, әйтәсе килгәнен, гомумән, һәм җирле матбугат аша да әйтә алучы хөр рухлы мөслимлеләр тормыштан мәгънә һәм ямь табып яшиләр, эшләре дә гөрләп бара.
Көннәрдән беркөнне Мөслимнең шәп газетасында бит тутырып җирле иҗатчыларның хикәяләре, шигырьләре, шул исәптән минекеләр дә дөнья күрде. Кул астымда техник булып эшләгән Энҗе ханым Корбангалиева, газета
битенә күз йөртеп чыкты да, “иң шәп шигырь Мөдәмилнеке”, дип бәһаладе. “Сезнекеләр дә ярыйсы инде, әмма миңа Әхмәтовныкы күбрәк ошады”, дип өстәде ул уңайсызланыбрак. Хактан да уңышлы чыккан иде шул “Уйлану” дип аталган шигырь. Эчтәлеген әле дә булса онытмадым. Менә ул:
Мин оныттым сине. Ә син, әрсез,
Төшләремә һаман керәсең.
Җанның теленгәнен беләсең бит,
Арадагы ярны күрәсең...
Телгәләнеп беткән йөрәгемне
Учка кысып тагын кабатлыйм,
- Уйларымнан, төшләремнән кит син,
Мин яратмыйм сине, яратмыйм...
Үлеп яратуыңны яратмыйм дип әйтү өчен шагыйрьлек күәсе булу шарттыр ул. Әмма һәр иҗатчы, үзенекен иң шәп санаучан, ә башкача булса, андый эшкә тотынасы да түгел. Энҗе ханымның үз якташын өстенрәк күрүе кытыкка тиде микән, мин әлеге әсәргә пародия сырлап ташладым:
Мин борылып яттым, ә син әрсез,
Куеныма һаман керәсең;
Җанның үртәлгәнен беләсең бит,
Яшь аермасын да беләсең...
Шәлперәйгән, шиңгән йөрәгемне
Учка кысып тагын кабатлыйм,
- Азаплама мине, кит янымнан,
Мин яратмыйм сине яратмыйм...
Шулай итеп, шигырь аша үземнән яше һәм никахы белән олырак Мөдәмил әфәнде белән дуслашып кителде. Ул да миңа атап, борынга чиртә торган эпиграммалар сырлады, мин дә бурычлы булып калмаска тырыштым.
Берсе болайрак:
Татарстан, әйтче, син соң мөдәм* (дәвамлы - Р.З.) илме?
Ник белмиләр беек шагыйрь Мөдәмилне?
Андый шагыйрь, кызганыч ки, аунап ятмый,
Ахры шуңа аны һичкем күрми, тапмый...
Кабинетына бер керүемдә райбашкарма
рәисе Гариф Хафиз улы, мине үз итептер, мөгаен:
- Зарыйпов, син анда ул Ахметовлар белән бик якынайма, рәтлерәк дуслар тап, - дип киңәш бирде. Ихтирамга лаек җитәкче артык кыю кыланучы хөр рухлы журналистларны бик үк өнәп җиткерми, ахры, дип кабул иттем мин
ул чакта, теләктәшлек илә белдерелгән әлеге
искәртүне...
Мөслим ягы каләм тибрәтүчеләргә бай як, калалардан Зөлфәт, Фәрит Гыйльметдинов, Флүс Латыйфиләр кайтып йөри. Наис Гамбәр белән электәнрәк, студент чагымнан
ук таныш идем. Болар бар да Казан дәүләт
университетын тәмамлаган. Мөдәмил шуны
читтән торып тәмамлады. Бер тапкыр аңа
атаклы әдип Мөхәммәт ага Мәһдиевкә имтихан тапшыру насыйп булган. Билеттагы ике сорауны
көч-хәл ерып чыга бу, ә өченчесендә “йөзә” башлый; анысында “Хаҗи әфәнде өйләнә" әсәренә
анализ ясау таләп ителә икән.
Йә, нәрсә анда өченче сорауда?
“Хаҗи әфәнде өйләнә”.
Комедиядә ни хакында сүз бара?
Өйләнә инде.
Кем?
Хаҗи әфәнде...
Өйләнәме соң ул?
“Әһә, болайга киткәч, мантыйк буенча өйләнми булып чыга бу”, дип нәтиҗә ясый Мөдәмил, һәм :
- Өйләнеп үк бетми инде ул, - дип мөгри.
- Нишли соң? - дип тәфтишли сабыры төкәнә баручы остаз.
Студент уйга кала. Тәк... Әсәр - комедия.... Драматургиядә уртак сюжетка корылган әсәрләрнең чуты юк. Мәгъшукасы белән очрашырга килүче азгын ирләрне, үз хатыны белән кавыштырып, көлкегә күтәрү штампы да күп кулланышлы... Мөдәмил тәвәккәлләргә карар кыла:
- Аны, по-моему, үз хатыны белән кавыштыралар.
- Энем, син кайда эшлисең?
- Мөслимдә, редакциядә.
- Әйтәм, район гәҗитләре агач тел белән яза, синдәйләр инде анда... - ди мөхтәрәм язучы һәм киләчәктә журналистлар бәйгесендә “Бәллүр каләм”гә лаек булачак журналистның зачеткасына “өч”ле куеп чыга...
... Мөдәмилнең Кооператив урамы очындагы ике катлы таш йортка урнашкан фатирыннан чәйләп чыгып киләбез шулай, һәм безгә буш чиләкләр тоткан, пенсиягә кадәр асфальт заводында автотөягечтә эшләгән, шул йортның беренче катында яшәүче Сәмигулла абзый очрый. Башындагы мутон бүрегенең бер колакчыны күтәрелгән, икенчесе төшкән. Ахрысы йортка су бирү туктатылган һәм моның урамдагы колонкага барышы.
- Сугамы? - дип кызыксына Мөдәмил.
- Суга-а-а - дип сузыбрак җавап күндерә Сәмигулла агай.
Мөдәмил шып туктап, моны баштан аяк күздән кичерә, кызганган кыяфәт чыгарып ияген чайкый һәм:
- Минем хатын да кырыс холыклы, әмма әлегә сукмый, - ди һәм капылт ашыгып китеп бара. Сәмигулла агай исә, “нәрсә булды соң инде бу?” дигән кыяфәттә, аптырап, бәлкем бер мәл кая барганын да онытыптыр, урам чатында торып кала...
Хагында Мөдәмилнең хәләл җефете Гөлниса (кыска гомерле булды, авыр туфрагы җиңел булсын) ханым бер дә кырыс түгел, ә ягымлы һәм матур иде. Мөдәмил белән дуслык аркасында, Гөлнисаның әти-әнисе Әминә апа белән Наҗар агайларда кунакта да булырга туры килгәләде. Берсендә Лениза атлы кызларының бәбәй алып кайткан чагы иде, шул уңайдан, Наҗар агай:
- Кияү, син шагыйрь кеше инде, Лениза исеменә турырак килә торган, берәр чәчәк исеме белмисеңме? - дип кызыксынды.
- Чумиза, - диде Мөдәмил, ике дә уйлап тормастан. - Кытай тарысы дигән үсемлек, зәңгәр чәчәге дә була...
...Ял көне иде бугай, янә икебез, Мөслим урамыннан каядыр барганда, нәни улын җитәкләп килүче район газетасы мөхәррире Фоат Садриев очрады. Күрешәбез. Фоат абый Мөдәмилгә төртеп күрсәтеп, улына аңлата:
- Менә, улым, Мөдәмил шушы була инде ул, -ди.
Моны ишеткәч кечкенә малай, коты алынып, әтисе артына поса. Алар белән хушлашып бер ара киткәч, малайның ни өчен куркуы хакында кызыксынам.
Балаларны “Бүки килә, Бабай алып китә, - дип куркыталар бит... Кыскасы, бу үзенең малаен, “Мөдәмил килә" дип куркытып өйрәткән", - дип аңлатма бирә дускай, авыр сулап һәм җөмләсен тагын бер, газетага язарга ярамый торган сүз белән җилемли.
Хәтерлим, Мөдәмил редакциядә ничәдер ел эшләп, укуын тәмамлагач, райкомга инструктор булып күчТе, аннары аны парткомиссия рәисе итеп күтәрделәр. Райком таралгач, пенсия фонды башлыгы иттеләр. Менә районда җитәкчелек алмашына. Һәм аңа әлеге җылы урынны калдырырга боералар. Мөдәмил, компьютерны үзләштереп, программист булып акча эшләү әмәлен тапты, ә аңарчы алыпсатарлык белән дә шөгыльләнеп алды. Бер мәл моның кесәсенә миллионнар агып керә башлаган. Әмма, бизнеста уңыш алдын да, артын да күрсәтүчән. Бер заман бу гел югалтуларга дучар була башлый һәм шул чорда, яшәү өчен көч эстәп, нәни генә хикәя сырлый һәм район газетасында бастырып та чыгара. Хикәянең кыскача эчтәлеге болай:
Берәү башта байый. Аннары байлыгын югалта башлый. Берзаман бар кереме эреп бетә моның. “Зыян юк, - дип үз-үзен юата эшмәкәр. - Аның каравы мин бит мәхәббәттән уңдым”.
Моны хатыны калдырып китә. “Дүрт сан төзек әле, шөкер", - ди тол калучы. Моның аякларын-кулларын кисәләр. “Ничава, - ди инвалид, иң мөһиме, баш исән”. Моның башын чабып төшерәләр, һәм башы, тәгәрәп барышлый, аяксыз-кулсыз гәүдәсен күздә тотып:
- Бу ит түмәркәсеннән аерылып, нәрсә югалтам соң әле мин, - дип үзен юата....
Озын сүзнең кыскасы, Мөдәмил тормышка чытырдатып тотынып яшәүче зат, мин сырлаган юк-бар шаяртуларны күтәрү генә түгел, тормышында булган җитди сынаулар да аны какшата алмады. Ул - яшьтән тормыш авырлыгын татып үскән егет. Битендә карга чукыр ит булмаса да, алтмыш килолы штанганы бер кулы белән эткәне хәтердә, самбо алымнарыннан да хәбәрдарлыгын күргән булды. Бүген Мөдәмил, Мөслимдәге матбугат чараларының һәммәсе - газета, радио, телевидение эшен коручы, оештыручы җитәкче.
Фронтовик авылдашым Газиз агай, сугыш чорында әйләнештә йөргән бер шаяртуны исенә төшергәләргә ярата иде. Имеш, бер яһүд:
- Үзем Ташкентта булсам да, күңелем гел фронтта, - ди икән.
Шул яһүд сымак мин дә күңелем белән гел Мөслимдә. “Татарстан яшьләре” газетасында әледән-әле басылган язмаларымда да шул төбәкне искә алмый калган чагым сирәк, һәм моңа кайбер якташларның эчләре пошса да, гаҗәп түгел. Әле бит өч баламның икесе Мөслимдә туды, барысы да Мөслимне үз итә. Мин, вуздан соң тиеш өч елымны эшләп китеп баргач, кабаттан әйләнеп кайтып, янә сигез ел гомеремне шунда уздырдым. Әле өченче тапкыр урарга да җай чыга язып калды... Бер елны, җәйге ялым уртасында кадрлар бүлегенә чакыртып алдылар да, эштән кыскартылачагымны белдергән кәгазь тоттырдылар. Ике ай эчендә хезмәт биржасына теркәлергә тәкъдим ителгән иде кәгазьдә... Шөкер, текә урында утыручы, авыр чакта ярдәм кулы сузардай дус вә танышлар бар үзе, әмма ярдәм эстәп артык югары урындагылар хозурына түгел, ә тиңдәшрәк дуслар янына сыгыну ансатрак. Басылып чыккан, әмма сатылып бетмәгән китапларым бар иде, аларны туган яктагы әшнәләремә таратып, кесә ягымны бераз котайттым да, йөзләбен үзем белән алып, Мөслимгә укталдым. Биредә җирле эшмәкәрләр Фәндүс Галиев, Рөстәм Хәируллин китапларыңны үзебез сатып бирешәбез, диләр, ләкин мин Мөдәмилне игелек кылудан читләштерүне яхшысынмыйм, егетләргә рәхмәт әйтәм, икенче вакыт, дим. Ни аяныч, Аллаһы боерса димәгәнмен ахры, ул шәп егетләр юк инде бүген, бик иртә якты дөнья куйдылар... Мөдәмилнең ниндидер нәни генә кибет сыман нәрсәсе да бар икән, интеллектуаль малымны шунда бушаттым. Шул ук көнне ул мине район җитәкчесе хозурына да алып керде. Сөйләштек, таныштык. Чамаладым, Мөдәмилнең фикере монда кыйбат йөри икән, мактавын рас дип кабул итеп, район хуҗасы мин фәкыйрьгә үзе тирәсеннән урынбасар кәнәфиен тәкъдим итте?! Әлбәттә, яшь чак булса, шатланып ризалашасы идем. Әмма төзелеш буенча урынбасарлыкның ни дәрәҗәдә тынгысыз, башы-азагы күренми торган матавыклар чылбырыннан гыйбарәт икәнен күзаллыйм шул мин. Аннан килеп, олыгая төшкәч артык авырга, җитмәсә яңага җигеләсе дә бик килми, тартырсың тартырсың да җөгенүең тиз, шуңа күрә уйлап карармын дигән җавап бирдем. Ә, барыбер, зур рәхмәт ул җитәкчегә, күңелне күтәрде, аяк астымда каты җир барлыгын тою бик тә мөһим иде миңа ул дәвердә. Ахыр чиктә эш урыны алмаштырырга, гомумән, туры килмәде - кыскартмадылар...
Мөслимлеләр - ихлас. Күңелдәгене шартлатып әйтеп бирүдән курыкмаучы матур халык яши бу төбәктә. Минем дуска карата да төрле кеше төрле караштадыр инде, һәм мин фәкыйрьне, бу язмамны ошатмаучылар табылса, берүк гафу итсен. Мөслимдәге барча дусларга, хезмәттәшләргә, гаиләләренә күптин-күп сәламнәр юллыйм. Мөдәмилне юбилее белән чын күңелдән котлыйм. Алишер Нәвоиның,
...Күршең сиңа йөз ел гомер теләдеме?
Ул күршең бит сине каргаган...
дигән юллары бар. Шуңа күрә еллар санын әйтми генә, сәламәтлек һәм бәхет теләп калам аңа. Хәләл җефетенә, балаларына һәм дә оныкларына да ак бәхетләр яусын.
Рөстәм Зарипов.
“Татарстан яшьләре”