Новости

Мөдәмил Әхмәтов турында беренче китап.


                    Мөдэмил Әхмәтов


       Кайту


Балаларын көткән
Карт анадай,
Утын сүндермичә таңга кадәр,
Сак йокыга талган ятим авыл
Шылт иткәнгә
Сискәнергә әзер...
Чабылмыйча калган
Зират өсте,
Сызлана күк
Сынган өянкеләр...
Кайда, авыл, синең шат чакларың,
Таянычың –
Госсамнарың кайда?
Олы юлдан читтә...
Әйтерсең лә,
Бүген тормыш сине урап уза.
Тагын сүзсез каршыладың мине.
Йөрмә, дисең бугай, мазасызлап...
Китеп, озак йөргән улларыңның
Берсе бит мин,
Берсе, туган урам.
Туфрагыңа тезләним дип кайтсам,
Син җуйгансың инде башкаларын...
Саяхларың, Әгъләмнәрең киткән...
Инде менә җитми Илдусларың...
Чиләкләре чайпалудан куркып,
Зөләйхаң* да чыкмый бу басмадан...
Сынган өянкеләр, әрни-әрни,
Салкын көздән кышка кереп бара.
Ятим авыл
Сынган өянкедәй
Сызлануларыннан өнсез калган...

 

Зөләйха* - шагыйрнең әнисе Әхмәтова (Сәмигуллина) Зөләйха Сәмигулла кызы.