Мөдәмил Әхмәтов
***
Чакырылганмы?
Әллә чакырылмаган?
Без озакка диеп
Килгән идек...
Капкалары
Каерып ачып куйган –
Сау бул, диләр миңа
Иртәгәдән, диләр...
Алда –
Ак кыш...
Кыштан куркам,
Җаным өшегәнгә...
Мин үлемнән куркам...
Куркам тагын
Менә шулай
Куркып яшәүдән дә...
Без озакка диеп
Килгән идек...
Капкаларны кемдер куйган ачып..
Тормыш матур...
Ләкин кемгә кирәк
Үлем белән яшәү бәхәсләшеп...
7 ноябрь, 2010 ел
***
Син табына идең гүзәллеккә,
Табышларыбызны уртак итеп.
Урман уртасында –
Яшел алан...
Исем бирдең ана
Безнең йорт дип...
Утка салды.
Аннан тартып алды
Хисләр өермәсе шул аланда.
Тезгеннәрен җуйган сөю җырын
Ул чак яккан учаклар сагына.
Хәзер менә киләм
Ялгыз гына...
Яшел йортта синең эзләр калган...
Алан уртасында
Җылытмыйча,
Сүнәр-сүнмәс кенә учак яна.
Җырларымны аттым
Шул учакка –
Элеккечә бер дөрләсен, дидем
Җырлар янды
Җылытып җиһанны,
Җанны җылытырга син юк идең...
Сүрелер дә,
Көле генә калыр.
Нигә салкын учак урыннары...
Көзге җилләр моңлы җырын суза.
Мин җыр тыңлыйм.
Синең турында җыр...
Бәлки әле син дә
Ялгыз гына
Учак урыннарын урарсың бер...
Мин җил булып сиңа җыр юллармын
Һәм ул булыр
Сөю турында җыр...
Икәү генә белгән учакларга
Табынырсың әле,
Табынырсың...
Йөрәккә ут яккан мәхәббәтне
Елар узгач син дә сагынырсын.
Сөю җырын
Өзелеп сагынырсын...
***
Килмә әле
Минем тәрәзәгә,
Башка тәрәзләргә бар әле.
Кагылма, көзге җил, сагышларга,
Кузгатма төзәлгән яраны...
Инде җаным тынды дигән чакта,
Шакыма син минем тәрәзгә...
Күптән көтмим инде берәүне дә,
Берәүдән дә көтмим хәбәр дә...
Карлы яңгыр булып
Килерсең дә,
Тәрәзәмне һаман кагарсың...
Сагыш булсаң әгәр,
Кер яныма –
Минем белән мәңге калырсың...
Хәер, кермә!
Бәлки сагышларсыз
Яши алырмын мин,
Кем белә...
Тәрәзәмә соңгы әрнү булып,
Соңгы сагыш булып
Җил килә...
Беренче кар
Яшь кәләшнең туй күлмәге кебек –
Гел җуелмас төсле
Тәүге сафлык.
Беренче кар гөнаһ тулы җирне
Һәм нәҗесне
Пакълек белән каплый...
Тапланмаган әле
Тапталмаган...
Ак күбәләк төшә генә әле...
Яшәргән һәм сафлыка төренгән
Карт җиһанның танталы мәле!
Ялгышасын,
Әй нәни күбәләк...
Таптарлар да сине,
Тапларлар да,
Гамәлләрен бу бөек әйләнеше,
Бу – яшәеш диеп акларлар да...
Беренче кар
Тәүге сөю кебек...
Ялгышкан күбәләк җиргә төшә...
Ялгышсак та, без түләргә әзер
Шул ялгышның һәр мизгеле өчен...
Ак сафлыкның бер мизгеле өчен...
***
Очкан кошның эзе калмый, диләр...
Кала икән –
Киткән торналар
Ыңгырашып, сәфәр кузгалганда
Озата барды
Урман-кырлары.
Яралыдыр берсе –
Каны тамган
Урыннарда урман дөрләде...
Камылларга сарылып
Сагыш калды...
Ничек түзә көзнең йөрәге...
Без кайтырбыз әле
Диярсез дә,
Күз яшьләрен сөртеп алырсыз...
Ыңгырашкан яралы торналар
Кай җирләрдә ятып калырсыз...
Чатнама көзге күк...
Җеп очында
Әрни-әрни очкан
Торна бар...
Бигрәк авыр сезнең саубуллашу
Кайтмаска дип киткән торналар
Торналар...
Торналар иңрәве ерагая...
Көзге күкне телә көрсенү.
Ә кайтаваз дәшә –
Үзең дә шул
Яралы кошларның берседер...
Озын юлда
Канатларын җуя
Кошлар гына түгел,
Кеше дә...
Сагынырдайларның
Сыктап тамган
Күз яшьләрен сакла учыңда...
***
Әллә урладылар,
Әллә үзе китте...
Буп-буш калды сәхнә
Һәм музыка
Бетте...
Залны тезләндерде
Әле, әле генә...
Тетрәнгән җанымның
Моң эзләгән мәле...
Тәрәзләрне бәреп,
Чыкты урамга ул...
Хәтта давылны да
Сизми калды авыл...
Моңны урладылар...
Җанда бушлык.
Залда басып торам,
Үпкә-нәфрәтләрне бергә кушып...
15 ноябрь, 2010 ел
***
Син кайларда идең?
Кайда йөрдең?
Төшләремә кабат килеп кердең...
Мин оныттым сине
Дигән идем
Син дә миңа
Сөймим дигән идең...
Менә тагын
Төшләремдә күрәм...
Һәм яраткан күзләреңнән үбәм...
Башка миннән китмә,
Китмә әле...
Соң бит инде диеп
Әйтмә әле...
Төшләремнән генә
Китмә әле...
Без янасы учак
Дөрли әле...
Бу сөюне
Беркем күрми әле...
Соң булса да
Син бар
Уң булсын дип,
Фатихасын биргән
Сөйгән ярым...
Син кайларда идең,
Кайда булдың...
Тормышымның язы,
Соңгы язым...
Син беренче идең...
Һәм соңгысы...
Тормыш бирми калды
Безгә назын...
Син беренче идең
Һәм соңгысы...
Беренче язым, син
Соңгы язым...
***
Без яшьлеккә бомба куеп иттек...
Үзебез ясаган хаталар
Самолеттан бүре аулагандай,
Бүген безне
Эзләп аталар...
Җеп очын югалттык,
Эз чуалттык...
Антка тугры диеп сөйләдек...
Тик буталып беткән эзләр аша
Кара сакал килә сөйрәлеп...
Бер капкалы футбол кыры кебек.
Җавап итеп кемгә атарга?
Стенага терәп
Җавап сорый
Узганда ясаган хаталар...
***
Бәхил бул,Мирзаһит...
Очрашканчы...
Без бу җирдә
Бары кунак кына...
Тормыш изсә безне,
Кыйнауларны
Кабул иттек
Бары уйнап кына...
Яшьти, дия идең...
Димәк, гомер
Җитеп килә
Финиш сызыгына...
Бу - үкенү түгел!
Яшәешне
Билгеләми гомер озынлыгы...
Җырларыбыз кала.
Ул җырларны
Бәлки кемдер җырлар,
Җырлар әле...
Бәлки Мөслим
Безне сагынганда
Ул җырларны да бер тыңлар әле...
***
Кайту
Балаларын көткән
Карт анадай,
Утын сүндермичә таңга кадәр,
Сак йокыга талган ятим авыл
Шылт иткәнгә
Сискәнергә әзер...
Чабылмыйча калган
Зират өсте,
Сызлана күк
Сынган өянкеләр...
Кайда, авыл, синең шат чакларың,
Таянычың –
Госсамнарың кайда?
Олы юлдан читтә...
Әйтерсең лә,
Бүген тормыш сине урап уза.
Тагын сүзсез каршыладың мине.
Йөрмә, дисең бугай, мазасызлап...
Китеп, озак йөргән улларыңның
Берсе бит мин,
Берсе, туган урам.
Туфрагыңа тезләним дип кайтсам,
Син җуйгансың инде башкаларын...
Саяхларың, Әгъләмнәрең киткән...
Инде менә җитми Илдусларың...
Чиләкләре чайпалудан куркып,
Зөләйхаң да чыкмый бу басмадан...
Сынган өянкеләр, әрни-әрни,
Салкын көздән кышка кереп бара.
Ятим авыл
Сынган өянкедәй
Сызлануларыннан өнсез калган..
***
Авыл урамы,
Ап-ак кар.
Эз дә төшмәгән әле.
Туп кадәр генә малайның
Тәпиләп киткән мәле...
Ап-ак кар
Беренче эзләр...
Тәүге абынган урын...
Сулыш алырга да куркып
Урам күзәтә улын.
Ак тынлыкны мәңгелек дип,
Ялгышасың, әй, бала!
Ялгыз эз ап-ак тынлыктан
Буранга кереп бара.
Тормышка кереп бара.
Алда юл озын, буының
Чыныгыр әле, ныгыр.
Тик абыныр җир аз булмас,
Каршы җиле дә чыгар...
Егылырсың, чыныгырсың,
Алга карап бар гына...
Абынсаң,
Егылган җирең
Булсын тик ак кар гына.
Йоп-йомшак кар гына.
Саташтырырлык бу аклык –
Әллә туй, әллә үлем...
Аклыкка уралган урам
Тәпи өйрәтә улын...
Илаһи,
Битараф аклык
Сулышсыз калган урам...
Ак тынлыкны нәрсәгәдер
Юрарга куркып торам...
***
Әйтмә әле әйтмә
Көз инде дип...
Китеп барган кошлар
Без инде дип...
Күрәсеңме,
Ничек яна урман!
Хисләр тезгеннәрен өзгән сыман...
Моңаеп карама көзге күккә...
Серләреңне җилгә генә сүт тә,
Югалыйк бер
Хыялларда эреп,
Дөрләп янган урманнарга кереп...
Мәңгелеккә түгел Безнең гомер...
Тик көз дә бит мәңгелеккә түгел!
Яшик әле яшьнәп,
Яшик янып...
Кышлардан соң яз килер дип тагын...
Әйтмә әле, әйтмә Көз инде дип...
Алда ымсындыргыч аклык бар бит...
Дөрләгән урманны буран сарыр...
Ап-ак карда
Безнең эзләр калыр...
Әйтмә әле, әйтмә...
***
...Йөрәге тибүдән туктады...
Туктамадың
Туктаттылар сине...
Чапкан атка аяк чалган кебек...
Кем яратсын сине
Ыргылганда
Тиңдәшләрең,
Көндәшләрең узып...
***
Карашыңда эреп,
Җан җылыңда
Соңгы кабат бер җылыныйм дисәм...
Мин бит күптән инде сине түгел,
Югалган сөюне эзлим икән...
Комментарии
Добавить комментарийИскиткеч матур шигырьлэр! Мослимнен танылган уллары Золфэт, Харрас Эюп, Наис Гамбэр белэн бер дэрэжэдэге шагыйрь сез! Андыйлар бездэ юк башка. Кызганыч, районыбызда башка андый талантлар калмады... Хэер, республикада да аз талантлы шагыйрьлэр. Сез - последний из могикан. Тагын да кубрэк язсагыз, исэн чагында ижатыгызга лаеклы бэя алсагыз иде.
Комментировать