Статьи

Ник белмиләр бөек шагыйрь Мөдәмилне-3

Җөмһүриятебез белән Г.И.Усманов җи­тәкчелек иткән чор дип истә калган, Татарс­танда яшәүче йөзләгән яшь милли иҗат­чыларны дәүләт хисабыннан Казанга өч көнгә семинарга чакырып, "Яшьләр үзә­ге”ндәге кунакханәгә урнаштырдылар. Аудиториядә кызыклы шәхесләр чыгыш ясый һәм җыен саф татар телендә бара... "Толерантлык" дигән нәрсә әле канат җәй­мәгән чор бу... Урыс телендә иҗат итүчеләр тарафыннан да ике-өч чыгыш булды ке­бек. Мөнбәргә күтәрелүчеләр арасында туган телен белмәүче берәр татар да бул­гандыр инде, анысы ук истә калмаган. Тәнәфестә әллә кемнәр белән очрашабыз, танышабыз, аралашабыз... Онытып торам, сый-хөрмәт — шундагы, ягъни "Яшьләр үзәге"ндәге ресторанда хәл ителгән... Кичен Казанның мәшһүр иҗатчылары безне үз итеп, очрашуларны дәвам итәргә шун­да туктала. Ниндидер бер егет өстәлебез ка­тында буш урын күреп, рөхсәт сорап килеп утырды һәм үзен Хөснетдинов дип таныш­тырды. Исеме истә калмаган, "Фәлән Хөс­ни дисәгез, минем күңелгә бигрәк тә хуш килер", - дип тә өстәде. Хикәяләр яза икән, ихтимал, шул жанр остасы атаклы язучы Фатих Хөснигә мөкиббән дә булгандыр.
- Ярар, - дип килеште Мөдәмил, бер күзен кыса төшеп. - Без сине Ху Сни дип кенә атарбыз.
Күрше өстәлдәге танышларыбыз да әңгәмәгә ихласларын салганнар булып чыкты, дәррәү көлеп җибәрделәр. Миндә андый чакларда үземне тезгендә тотып ка­лучылардан түгел... Ә менә Мөдәмил һәм кадерле табындашыбыз – талантлы шагыйрь Эдуард Мостафин җитдилекләрен әллә ни җуймадылар. Хозурыбызда урын­лашырга ниятләгән яңа танышыбыз, нин­дидер сәбәп табып, тизрәк табан ялтырату ягын кайгыртты...
...ВУЗ тәмамлагач, Мөслим юл бүле­гендә баш инженер вазифасында эшләп китүем хакында язган идем кебек. Ул иҗатчылар җыенына да Мөслим районы вәкиле буларак бардым. Ә Мөслим — шагыйрьләр оясы. Шәхсән үзем яратып ка­бул иткән автор - Мәллә Тамак авылы укы­тучысы Мөхәммәтдин ага Закиров. Аның бер дүртьюллыгын инде моңарчы "Т.Я." укучыларына бер мәкаләмдә җиткергән булсам да, кабатланам, хөрмәтле укучы­лар кичерә күрсен:
Иң кабахәт — олы юлга чыгып.
Кешеләрнең малын талаучы;
Чын кәбахәт — симез түрәләрнең
Майлы табакларын ялаучы...
Менә шул автор район газетасына төр­ле һәнәрләргә маһир авыл егете турында "уңган егет, булган егет бар эшне гөлт итеп башкара, өстәвенә, электр эшен дә белә" кебек мактаулар тезмәсеннән гыйбарәт шигырь юллаган. Мөдәмилнең моңа паро­диясе, хатын-кыз авызыннан дип искәртелеп, болайрак бәянлана:
... Бер кич шулай ут сүнде дә.
Аулакта калган идек;
Мин беркатлы, кызып китеп.
Күлмәкне салган идем...
Ә ул сикереп торды да,
Пробкага тотынды.
Чыннан да, уңган икән шул.
Ут юк иде — ут булды...
Ә икенче кичне кереп,
Эрәтләде үтүкне,
Плитә кыздырмый иде.
Анысын да ут итте.
Уңган егет, диләр аны.
Уңгандыр, аңлыйм инде...
Әмма аулакта калганда.
Күлмәкне салмыйм инде...
Анысы да монысы, Мөслимдә хатын-кыз сылу һәм чибәр. Бу хакта Мөслим ир-атлары бигрәк тә ятлар алдында шапырынгаларга ярата. Мин эшли башлаган юл бүлеге мастеры Сәлах агай исә бу хакта сүзне йомшак баритон тавышта башлап, җөмләсен бас белән төгәлләргә яратты. Бер мәҗлестәме, ниндидер җыенда микән, һаман да шул дулкында сүздән сүз чыгарып, ул, Мөслим хатын-кызларының гүзәллеге хакында искәрмә биреп алгач: "Без бәләкәй чакта чабатаны яулыкка кай­тарып, курчак ясап уйный торган идек, менә Актаныш катыннарында чырай шундыйрак инде", — дип арабыздагы күрше районныкыларның тез астына органы хәтердә калган. Хәлбуки, минем әти дә Ак­таныш ягы, Әҗәкүл авылы тумасы, әмма бу хакта һичкемнең хәбәре юк, бар да са- балы дип кенә таный һәм шул сәбәпле әлеге ирештерү уңаеннан әти якташлары гафу итә күрсен, бигайбә, миңа да шар­кылдарга туры килде инде... Ә тәгәрәтергә
азапланган фикерем болайрак - Мөслим­дә шагыйрьләр күплеккә җирле гүзәлкәйләр гаепле һәм Мөдәмилне дә шулар ка­ләмгә тотындырган бугай...
...Җилнең яллары кабарган.
Буран да буран гына,
Саташып көрсенеп куя
Кешесез урам гына:
Төн дими серләшә һаман
Бәхетле парлар гына;
Син юк, капка төбегезне
Күмгән ак карлар гына...
Хисләр уралышы — тукылышыннан ха­сил чын шигырь бернинди аңлатуларга да мохтаҗ түгел. Буран урамда гына түгел, ә сөйгәне белән кавышудан гаҗиз автор кү­ңелендә дә икәнен әйтеп тору артыктыр да...
...Юл эше - иң кирәкле һәм үзенә бөте­реп ала торган мәшәкатьләргә бай хезмәт ул, көннәрең узганы сизелми дә. Көз ае иде бугай, хәлемне белергә әни белән апам килеп төште. Мөслим халкы үтә дә илгәзәк, аларны фатирымача озатып куючылар та­былган. Икенче көнне Мөдәмил, аның хә­ләл җефете Гөлниса һәм мин әни белән апамны гүзәл Ык буен күрсәтергә алып чы­гып киттек. Ханымнар, табыныбыз буласы урынга полиэтилен салу, ризыкларны тезү, утырыр урыннарны көйләү, киезме, нәр­сәдер түшәү белән матавыкланганда, Мө­дәмил белән икәү шашлык куыру өчен учак ягарга дип, ботак-сатак хәстәренә кереш­тек. Ык ярын баскан куе таллык арасында андыйга кытлык юк, әмма безгә коры-сары кирәк, шундыйны эзлибез. Йөри торгач, уртасында сары төнбоеклар тирбәлгән ниндидер күлгә төртелдек.
- Сезнең Саба якларында төнбоеклар юк бит? - дип кызыксынды Мөдәмил.
- Очраткан булмады, — дидем.
Дускай тиз генә чишенеп, суга кереп китте. Төнбоек сабагы сыгылмалы көпшә шәкелендә төпкә таба сузыла икән, ул аларны өзә-өзә байтак азапланды. Күл ти­рәнгәдер, су ифрат суык, җитмәсә көзнең ул көне шактый сүрән иде, дускай ярга. күм-күмгәк булып килеп чыкты. Аннары, җылынырга теләп, утлы күмер өстендә сы­ман сикергәли-сикергәли киенде...
... Әнигә ипи, күмәч, чәй, лимон-әфлисун ише күчтәнәчләр алып кайткалаган бар ла ул, ә менә чәчәк бүләк итү турында уйга да кереп карамаган. Мөдәмил тап­шырган чәчәкләргә әни һәм апамнын дул­кынланулары, куанулары әле дә булса күз алдымда... Алар бу дөньяда юк инде, бер үк җәйдә бер-бер артлы киттеләр дә бар­дылар... Ә дуска мең рәхмәт, чөнки ул чә­чәкләр, минем дус тапшырганга күрә, өлешчә барыбер дә миннән дә сыманрак кабул ителде...
Мөдәмилнең әниләр турында язган бер шигырендә шундый юллар бар:
...Вакыт җиткәч кенә кадерләргә,
Кереп югалалар каберләргә...
.... Бу язма тууга Фәнәвис Дәүләтбаевның "Мөдәмилне белә ил" шигыре сәбәп булды. Кем белә, "Т.Я." укучылары арасын­да шул авторны куәтләүчеләр тагын да та­былса, "Мөдәмилиаданы" алга таба да дә­вам итү насыйп булыр...
Рөстәм Зарипов.
“Татарстан яшьләре” 25 декабрь 2010 ел

Нет комментариев

Добавить комментарий